

31 июльдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәкнең медицина оешмаларында диагностика җиһазларының нәтиҗәле эшләве турында фикер алыштылар.
Хастаханәләрдә һәм поликлиникаларда барлыгы 934 берәмлек шундый техника эшли. Алар арасында 565 рентген-аппарат, 138 флюорограф, 109 маммограф, 76 компьютер томографы бар. 2019 ел башыннан «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында Башкортстанда 161 берәмлек шундый җиһазлар сатып алынган.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, эшнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм медицина ярдәме сыйфатын яхшырту өчен техниканың йөкләнешен Республика медицина мәгълүмати-аналитик системасында (РМИАС) чагылдыралар. Бу мәгълүматларны төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының ситуацион һәм проект карарлары үзәге белгечләре куллана. Алар пациентларны маршрутлаштыру турында оператив карарлар кабул итәләр, бу диагностикалау чиратларын киметә һәм медицина техникасының туктап калуын булдырмаска мөмкинлек бирә.Пациентларга ашыгыч тикшеренүләр билгеләгәндә аларны бер көндә, ә планлы пациентлар 14 көн эчендә үтә, - диде Айрат Рәхмәтуллин.
- Бу яхшы вакыт. Элек кешеләр тикшерүләрне ярты ел көтәргә мөмкин иде, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.