Милли проектлар
31 июль 2023, 06:56

Чишмә дәваханәсенә яңа җиһаз кайткан

Чишмә дәваханәсенә яңа җиһаз кайтканЧишмә дәваханәсенә яңа җиһаз кайткан
Чишмә дәваханәсенә яңа җиһаз кайткан

Чишмә үзәк район хастаханәсенә заманча флюорограф һәм маммограф алып кайтканнар. Бу «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды, дип хәбәр иттеләр Чишмә районы хакимиятендә.

Бу җиһазлар ярдәмендә белгечләр күкрәкнең рентген фотосурәтләрен алалар, аларда тукыма структурасының минималь үзгәрешләрен ачыкларга мөмкин. Прибор иртә стадиядә шешләрне һәм башка чирләрне ачыклау мөмкинлеге бирәчәк. Көн саен поликлиникага 500дән артык пациент мөрәҗәгать итә. Заманча җиһазлар ярдәмендә табибларга диагностика ясау җиңелрәк булачак, әлбәттә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас