

“Сәламәтлек поезды” Калтасы районы Иске Яшь авылында тукталды
“Сәламәтлек поезд”лары “Сәламәтлек саклау” милли проектын тормышка ашыруга булышлык итүче “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе кысаларында республика буенча хәрәкәт итә. Анда күчмә флюорограф һәм маммограф, ФАП бар. Шулай ук терапевт, хирург, стоматолог һәм акушер кабул итә. Моннан тыш, “Сәламәтлек үзәге”ндә ЭКГ эшләтергә, кан басымын үлчәргә канны биохимик анализга тапшырырга мөмкин.
Быел Калтасы районында табиблар бригадасы Иске Яшь, Актуган, Большекачаково, Иске Орьебаш, Түбән Тыхтем, Амзибаш һ.б. авылларда булачак.
Чыганак: Калтасы районы хакимияте.