

11-15 октябрьдә Волгоградта “Яшь сугышчы курсы. Мәгълүмати фронт” тарихи-мәгърифәтчелек форумы узачак. Форум "Интернет" челтәрендә мәгърифәтчелек-мәгълүмати контентын булдыру өстендә эшләүче 18 яшьтән 35 яшькәчә яшьләрне берләштерәчәк. Анда катнашучыларны лекцияләр, практикумнар, спикерлардан мастер-класслар көтә.
Белгечләр яшьләрне мәгълүмат белән эшләү методикасына, шәхси контентны формалаштыруга, социаль челтәрләрдә мәгълүматны яктыртуга, фейклар белән көрәшү ысулларына, профессиональ журналистикага өйрәтәчәк.
Катнашырга теләүчеләр https://myrosmol.ru]https://myrosmol.ru сылтамасы аша кереп, гариза калдырыра ала.
“Мәгариф” милли проекты кысаларында узган чара Русия Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырыла.