Милли проектлар
27 июль 2023, 06:53

Алдынгы тәҗрибә уртаклашу мәйданы

26-28 июльдә Башкортстанның башкаласында “Акыллы шәһәр – акыллы ил” IV Халыкара форумы уза.

Алдынгы тәҗрибә уртаклашу мәйданыАлдынгы тәҗрибә уртаклашу мәйданы
Алдынгы тәҗрибә уртаклашу мәйданы

26-28 июльдә Башкортстанның башкаласында “Акыллы шәһәр – акыллы ил” IV Халыкара форумы уза. Уфаның “Торатау” конгресс-холлында алдынгы карашлы яшьләр җыелды.

Кичә “Торатау” Конгресс-холлының концерт залында форумның пленар утырышы узды. Анда Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренков мөрәҗәгатьләре укылды.

Үзенең сәламләү чыгышында Александр Куренков билгеләп үткәнчә, заманча мәгълүмат технологияләре безнең җәмгыятьнең тотрыклы үсешен тәэмин итүче, аннан башка инфраструктураны күз алдына да китереп булмый.

– “Акыллы шәһәр – акыллы ил” IV Халыкара форумы – алдынгы тәҗрибә уртаклашу һәм аны куллану өчен уникаль мөмкинлек. Үсешнең федераль әһәмияттәге шәһәрләрдә генә түгел, ә гомум илдә дә күзәтелүе мөһим. Моннан тыш, форум барышында без яңа инициативалар һәм технологияләр белән танышу мөмкинлеге алачакбыз, – диде Александр Куренков.

 “Акыллы шәһәр – акыллы ил” проекты ил президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган "Торак һәм шәһәр мохите" һәм "Санлы икътисад" милли проектлары кысаларында2018 елдан алып Русия Төзелеш министрлыгы тарафыннан тормышка ашырыла

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас