

Бүздәк районының Кәпәй-Кобау авылы мәдәният йортында «Мәдәният» милли проекты кысаларында ремонт эшләре бара, дип хәбәр итә БР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте.
Кәпәй-Кобау мәдәният йортының бай тарихы бар, ул 1979 елда ачылган. Әлеге вакытта биредә төрле түгәрәкләр эшли, төрле чаралар үтә. Бүздәк районы хакимиятендә 2021 елда бу авылның мәдәният йортының түбәсен капиталь ремонтлауга «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» программасы буенча Башкортстан бюджетыннан субсидия алучылар исемлегенә керүе турында сөйләделәр. Әмма, кызганычка каршы, бинаны файдалануга тапшыру өчен түбәсен алыштыру гына җитмәгән. Мәдәният йорты кабат конкурста катнашканнан соң, биредә бинаны ремонтлауны дәвам итә алачаклар.
Бүген клубның тышкы һәм эчке ягы, шулай ук түшәме,идәне, ишекләр һәм тәрәзәләр алыштырылган.
Территорияне ямьләнлерү буенча эшләр актив дәвам итә.