Милли проектлар
25 июль 2023, 19:39

Башкортстанда өч меңнән артык кеше бушлай һөнәри белем алачак

Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска инде. 

Башкортстанда өч меңнән артык кеше бушлай һөнәри белем алачакБашкортстанда өч меңнән артык кеше бушлай һөнәри белем алачак
Башкортстанда өч меңнән артык кеше бушлай һөнәри белем алачак

Социаль челтәрләрдә Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров хәбәр иткәнчә, ел башыннан бирле Башкортстан халкы «Демография» милли проекты буенча түләүсез укытуга өч меңнән артык килешү төзегән. Һөнәри белем алырга яки милли проект кысаларында үз белгечлеге буенча квалификация күтәрергә теләүчеләр 140 программаның теләсә кайсысын сайлый ала.

Исегезгә төшерәбез, «Демография» илкүләм проекты кысаларында  СВОда катнашучылар, анда һәлак булганнарның гаилә әгъзалары, һөнәри һәм югары белемнәре булмаган яшь абитуриентлар, югары уку йортларының һәм колледжларының соңгы курс студентлары, дүрт ай дәвамында эш таба алмаучы демобилизацияләнгәннәр укып чыга ала.

Шулай ук бу программа мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган эшсез әниләргә, 3 яшькә кадәрге баласын карау өчен ялда булган хатын-кызларга, 50 яшьтән өлкәнрәк һәм пенсия алды яшендәгеләргә, эш белән тәэмин итү органнарында теркәлгән эшсез гражданнарга, эштән азат итү куркынычы астында булган хезмәткәрләргә һәм башка категорияләргә дә ачык.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас