Милли проектлар
25 июль 2023, 05:40

Спидометрны “әйләндергән” өчен җәза кертелә!

Кулланылышта булган машиналарның 30 процентының үткән юлы спидометрда кимрәк күрсәтелә.

Спидометрны “әйләндергән” өчен җәза кертелә!Спидометрны “әйләндергән” өчен җәза кертелә!
Спидометрны “әйләндергән” өчен җәза кертелә!

Кулланылышта булган машиналарның 30 процентының үткән юлы спидометрда кимрәк күрсәтелә.

 

Шуңа бәйле рәвештә, Русиядә автомобиль узган чакрымнарны киметеп, авто сатучылар өчен җинаять җәзасы кертергә телиләр. Бу зур суммаларга барып басачак (300 000-1000000 сум), хәтта ки, төрмәгә утыртулары да ихтимал.

Бу тәкъдим белән РОАД (Русия Автомобильләр Дилеры) чыкты. Әлеге вакытта Минпромторгта закон проекты әзерләнә.

РОАД вәкилләре белдерүенчә, кулланылышта булып сатуга чыккан машиналарның 30 процентының үткән юлы спидометрда кимрәк күрсәтелә, бу кулланучыларны ныклап алдау. Кем ничек булдыра, таларга, алдарга, күбрә табыш алырга тели. Сатып алучы белән ни булыр, ул хакта уйлап та бирмиләр.

Спидометрны “әйләндерү” сәбәпле, авто сатып алучыга зур зыян салына. Шул сәбәпле, РОАД законнарны катгыйландыруны, хәтта ки, җинаять җәзасы бирүне кирәк дип саный. “Имин һәм хәвефсез автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында да бу эш зур игътибар тапсын иде.

Фото: drive2.ru/users/faivish/

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас