Барлык яңалыклар
Милли проектлар
25 июль 2023, 11:03

Игенчеләр уракта!

Республиканың 28 районында урып-җыю эшләре бара.

Игенчеләр уракта!
Игенчеләр уракта!

Республиканың 28 районында урып-җыю эшләре бара.

 

 

Кичәге көнгә  22 мең гектар мәйданда бөртеклеләр, кузаклы һәм май бирә торган культуралар урылды. 16 000 гекутарда иген сугылды. Бу барысы 46,4 мең тонна тәшкил итте.

Иң зур күрсәтекчләр әлегә уҗым бодаенда. Аны 11 000 гектардан җыеп алганнар, 37,3 мең тонна иген суктырганнар.

Иң актив эшләүчеләр – Авыргазы игенчеләре. Алар кичәге көнгә инде 15 мең тонна яңа иген җыеп алган.

Быел безнең игенчеләр алдында 1,7 млн гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп алу бурычы тора. Армый-талмый эшләгез, кыр батырлары. Көннәр матур торсын, үзегез сәламәт, техникагыз төзек булсын!

Иген иң бәрәкәтле ризык һәм товар. Икмәк “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты кысаларында иң киң кулланылыштагы, соратулы товар булды һәм булачак!

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: