

“Җанлы көй» иҗади чарасы узды.
Караидел районының Караидел авылы модульле китапханәсендә ачык һавада “Җанлы көй» иҗади чарасы узды. Ул В. Путинның указы буенча булдырылган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылды.
Җанлы аралашу – бүген балалар өчен дә тансык хәл. Шул сәбәпле иҗат кичәсен оештыручылар катнашучылар арасында дуслык күперләрен ныгытуны максат итеп куйды.
«Чара бик җылы һәм мавыктыргыч узды. Дуслар арасында гына була торган вакыйгалар турында хикәятләр тыңлау, җырлар җырлау, биюләр күңелгә хуш килде. Дуслык турында җырларны хор белән башкардык. Ахирәтем белән китапханәдә арытаба да узачак чараларны калдырмаячакбыз», - диде Уфа гимназиясенең 5 сыйныф укучысы Алена Мусина.