

Быел 69 муниципаль берәмлектә 123 җәмәгатьчелек киңлеге төзекләндерелә. Эшләр «Торак һәм кала мохите» милли проектының «Уңайлы кала мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча алып барыла.
Билгеле булуынча, әлеге программа булышлыгында ел саен ил төбәкләрендә меңнәрчә җәмәгатьчелек киңлеге төзелә һәм ямьләндерелә. Акчалар федераль бюджеттан бүленә һәм аңа һәр төбәк үзенең акчасын куша. Проектның төп максаты — 2030 елга кадәр шәһәр мохите сыйфатын бер ярым тапкырга яхшырту. Бу исә уңайлы мохитле Русия калалары санын 80 процентка кадәр арттыру дигән сүз.
Әйтик, бүгенге көнгә Бүздәк район үзәгендә мәдәният сарае мәйданы төзекләндерелде. Төзүчеләр мәйдан плитәләрен яңа ташларга алыштырды, асфальт юл түшәлде, заманча яктырткычлар урнаштырылды, бәләкәй архитектура формалары куелды.
Благовар районының Языково авылында исә Канзафар би исемендәге парк яңырыш кичерде. Бакалы районының Бакалы авылында исә «Западный» паркы яңартты. Паркта җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен юллар, автомобиль тукталышы салган, заманча урам фонарьләре һәм видеокүзәтү, эскәмияләр һәм чүп савытлары булдырылган. Әле балалар уен мәйданында соңгы эшләр бара.
Мондый эшләр киләсе елларда барачак. 2024 елда 123 җәмәгатьчелек киңлеген ямьләндерү карала.
"Башинформ" буенча.