

2023 елның 1 июленә Башкортстанда 153,4 мең үзмәшгуль исәпләнә. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 53,2%ка күбрәк. Бу хакта үзенең телеграм-каналында Башкортстан хөкүмәтенең премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте.
Агымдагы елның алты ае эчендә үзмәшгульләр республика бюджетына 197,1 млн сум акча күчергән. Бу былтырга караганда 1,6 тапкырга күбрәк.
Башкортстанның үзмәшгульләре ремонт һәм төзелеш, реклама, репетиторлык өлкәсендә эшли. Моннан тыш, үзләре продукция җитештерә, матурлык салоннарында һәм парикмахер хезмәтләре күрсәтә.
-Үзмәшгульләр саны артуның бер сәбәбе – республикада бизнес алып бару шартларының яхшыруы һәм салым түләү механизмының гадиләшүе. Без бизнеска булышабыз, административ киртәләрне түбәнәйтәбез, контроль-күзәтчелек эшчәнлеген оптимальләштерәбез, - ди премьер-министр.
Үзмәшгульләргә “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына булышлык итү” милли проекты кысаларында ярдәм күрсәтелә.
-Быел әлеге милли проект чараларын тормышка ашыру өчен 13,9 млн сум бүленәчәк. Билгеләп үтәм, махсус салым режимына физик шәхесләр, шулай ук шәхси эшкуарлар күчә ала. Әгәр алар эшче ялламаса, - дип ачыклык кертә Андрей Назаров.
“Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына булышлык итү” милли проекты Русия президенты Владимир Путин указы буенча тормышка ашырыла.