

“Мәдәният” милли проектының “Цифрлаштырылган мәдәният” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында Башкортстанның Тәтешле районы Иске Калмыяр авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре интернетта кәгазь торналар эшләү буенча мастер-классның туры трансляциясен үткәрде.
Кәгазь торна – оригамида башлап эшләүчеләр өчен билгеле һәм уңайлы фигура. Мастер-класс мәктәпкәчә балалар өчен тәгаенләнгән иде.
Мәдәният йорты җитәкчесе Ралия Фәрхетдинова кәгазь торнага бәйле риваять барлыгын да сөйләде. 1945 елның августында Хиросимага атом бомбасы ташлагач, дистә мең япон кешесе зыян күрә. Алар арасында 9 елдан соң нурланыш нәтиҗәләре сизелә башлаган Садако Сасаки да бар. Кечкенә кызчык өчен мең кәгазь торна риваяте соңгы өмет чаткысы була. Ул бик күп япон балалары кебек үк бу торналарның хыялларны тормышка ашыруына ышана.
Кечкенә япон кызы тарихы бөтен дөньга тарала. Аның исеме, кәгазь торналар кебек үк, тынычлык өчен көрәш символына әйләнә.