Барлык яңалыклар
Милли проектлар
20 июль 2023, 11:09

Җәйге экскурсияләр дәвам итә

Башкортстанда "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" милли проекты чикләрендә "Мәктәп туризмы" программасы гамәлгә ашырыла.

Җәйге экскурсияләр дәвам итә
Җәйге экскурсияләр дәвам итә
БР эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов белдерүенчә, быел 6 ай эчендә бу программада 16 меңнән артык 5 - 9 класс укучысы катнашкан. Җәйге чорда яшь башкортстанлылар өчен республика буенча бушлай экскурсияләр дәвам итә. Республикада "Мәктәп туризмы" проектын тормышка ашыруда 21 туристик оешма катнаша.
Мәгълүм булуынча, мәктәп туризмы программасы пилот проекты буларак былтыр 11 төбәктә эшли башлады.  Проект үзенең кызыклы булуын күрсәткәч, аның вакыты озайтылды. 2023 елда ул илнең 29 субъектында тормышка ашырыла.
Бер турның бәясе 7 меңгә төшә. Аның чыгымнарын дәүләт тулысынча үз өстенә ала. 2023 елда әлеге программаны гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 188,7 млн. сум, республика бюджетыннан 75,5 млн. сум бүленде.  Бу акчалар 37 мең укучыга туристик маршрутларда катнашу мөмкинлеген биргән.
БР эшкуарлык һәм туризм министрлыгы сайтыннан.
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: