Милли проектлар
19 июль 2023, 20:08

Тагын 286 ФАП төзеләчәк

Максим Забелинның Телеграм-каналыннан.Максим Забелинның Телеграм-каналыннан.
Фото:Максим Забелинның Телеграм-каналыннан.

Кызганыч ки, авылларыбызда кешеләр кимегән саен андагы социаль объектлар да ябылып, таралып, таушалып бетеп бара дигәндәй. Шул сәбәпле карт-корылар үз “ход”лары белән район үзәге дәваханәләренә барып йөрергә мәҗбүр булды. Шулай да бу мәсьәлә акрынлап хәл ителә башлады. Владимир Путинның 2018 елда дөнья күргән  указына ярашлы “Сәламәтлек саклау”  дигән милли проект булдырылды. Шул вакыттан алып   авылларда яңа ФАПлар калка башлады. Бу бик сөенечле хәл.

Бу уңайдан  7 августта Башкортстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү мәсьәләләре буенча бөтенрусия киңәшмәсе узачак, дип белдерде Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин. Киңәшмә эшендә Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко катнашыр дип планлаштырыла.  

"Кичә сәламәтлек саклау министры, Дәүләт Думасы депутатлары алдында чыгыш ясап, сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турындагы докладында Безнең төбәкнең казанышларын билгеләп үтте. Конкрет рәвештә Башкортстанда фельдшер-акушерлык пунктларын үстерү буенча эш нәтиҗәләре. Безнең ФАПлар — илдә иң яхшыларның берсе", — дип белдерде Максим Забелин.

Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе билгеләп үткәнчә, 2018 ел ахырында республикада төрле хәлдә булган 2 меңнән азрак ФАП исәпләнгән.

 „Без “БРда сәламәтлек саклау үсеше" дәүләт программасын актив гамәлгә ашырабыз, аның ярдәмендә төбәктә медицина ярдәмен планлы рәвештә яхшыртабыз, — дип аңлатты Максим Забелин. – Лаборатория хезмәтен модернизацияләдек, ФАПларны урнаштырабыз һәм яңартабыз, шул исәптән элек ябылганнарын да. Дүрт ел эчендә 285 яңа ФАП төзелде, җиһазлар сатып алынды. Интернет үткәрдек һәм хәзер телемедицина консультацияләре үткәрәбез”.

2023 елдан 2025 елга кадәр республикада тагын 286 фельдшер-акушерлык пунктын модернизацияләү планлаштырыла, шуларның 75е — быел. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас