

Төрек инвесторлары көнбагыш орлыклары гибридларын җитештерү проектын Башкортстанда эшләтеп җибәрмәкче. Инвестицион проект "Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проекты кысаларында тормышка ашырылачак.
Төрек Республикасының Фракия орлыкчылар ассоциясе вәкилләре белән очрашуда БР хөкүмәте вице-премьеры- БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов мәсьәләне тормышка ашыруда Башкорстанның өстенлекле яклары белән таныштырды. Алар: табигать шартлары һәм климат, төче су һәм технологияләр.
Илшат Фазрахманов белдерүенчә, Башкортстан Русиядә - төп карабодай җитештерүчеләрнең берсе. Бу ярма Төркиягә күпләп озатыла. Ләкин республиканың кайсыбер культураларның орлыгы буенча бәйлелеге бар. Мәсәлән, көнбагыш орлыгы. Бу мәсьәләдә республика дустанә илләр белән булдырылган уртак предприятиеләргә таянмакчы.
Ике республика арасында икътисади хезмәттәшлек артканнан-арта диеп билгеләнде очрашуда. Быел гыйнвар-майда ике арада товар үсеше былтырның шушы чоры белән чагыштырганда 70,6 процентка арткан.
Башкортстан белән Төркия арасында эшчәнлекне көчәйтүдә Русия сәүдә вәкиллегендәге Башкортстан вәкиллеге булуы зур роль уйный. Ул төрек коллегалар белән элемтәне турыдан-туры көйләү мөмкинлеген бирә.
Фракия орлыкчылар ассоциациясе вәкилләре үз чиратында Башкортстан белән партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыруда һәм уртак предприятие оештыруда кызыксынуларын белдерде. Шулай итеп, республикада җитештерелгән орлыкларны Русиядән тыш, БДБ һәм Азия илләренә дә озатырга мөмкин булачак.
Мәгълүм булуынча, "Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проекты Русия президенты Владимир Путин фәрманы буенча гамәлгә ашырыла.
Фото:pokayadoma.ru