Барлык яңалыклар
Милли проектлар
20 июль 2023, 11:28

Миллионнарча сумлык спорт корылмалары алынган

Бу яшь спортчыларга ел әйләнәсенә тренировкалар үткәрү мөмкинлеген бирә.

Миллионнарча сумлык спорт корылмалары алынган
Миллионнарча сумлык спорт корылмалары алынган

Башкортстанның байдаркада һәм каноэда ишеп йөзү буенча олимпия резервының спорт мәктәбенә яңа корылмалар кайткан. Ул "Демография" милли проектының "Спорт - яшәү нормасы" федераль программасы булышлыгында сатып алынган.
Олимпия резервының спорт мәктәбе җәмгысы ун тренажер алган. Бу исә яшь спортчыларга ел әйләнәсенә тренировкалар үткәрү мөмкинлеген бирәчәк.
"Демография" милли проектының "Спорт -яшәү нормасы" программасы булышлыгында агымдагы елда республика спорт мәктәпләре 15,2 миллион сумлык төрле корылмага ия булган.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: