Милли проектлар
20 июль 2023, 08:14

Бушлай белемнәрен күтәрәләр

Бүгенге көнгә 3,4 мең гариза хупланган.

Бушлай белемнәрен күтәрәләрБушлай белемнәрен күтәрәләр
Бушлай белемнәрен күтәрәләр

Ел башыннан алып Башкортстанда яшәүчеләр "Демография" милли проекты буенча бушлай укуга 3,2 мең килешү төзегән. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрдәге битендә БР премьер-министры Андрей Назаров язып чыкты.
Андрей Назаров билгеләвенчә, бүгенге көнгә 3,4 мең гариза хупланган. Һөнәри белем алырга яисә үзенең белгечлеге буенча квалификациясен күтәрергә теләүчеләр милли проект чикләрендә 140 программаның үзе теләгәнен сайлап ала ала. Республикада яшәүчеләр барыннан бигрәк психолог-консультант, маркетплейслар белән эшләүче менеджер, графика дизайнеры, программа тәэмин итү буенча тест сынауларын башкаручы, бухгалтер, мәгълүмат аналитикасы, smm-белгечлекләре буенча белемнәрен камилләштерергә телиләр.
Милли проект буенча яңа һөнәрләрне республиканың 1,5 мең кешесе үзләштергән дә инде. Шуларның 1049-ы укуларын тәмамлау белән эшли башлаган.
"Демография" милли проекты буенча махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, 35 яшькә кадәрле яшьләр (эштән азат ителү куркынычы астында калучылар, студентлар, 4 ай эчендә эш таба алмаган укуларын тәмамлаучылар һәм демобилизациядәгеләр).
Программа буенча башка гражданнарга да ярдәм күрсәтелә.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас