Милли проектлар
19 июль 2023, 04:18

Очрашу урыны – “Үсеш ноктасы”

Бер очрашу – үзе бер гомер.

Туймазы районы Кандра авылындагы 1нче санлы мәктәпнең “Үсеш ноктасы” үзәгендә матур очрашу үтте.

Ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында ачылган Үзәккә мәктәп укучылары белән очрашуга ветеран укытучылар Александр Половодов белән Роберт Мөхәмәтшин килгән иде.

Өлкән яшьтә булуларына карамастан, ветеран укытучылар мәктәп елларын, үзләренең беренче укытучыларын яхшы хәтерлиләр. Алар мәктәп тормышы белән бәйле кызыклы һәм күңелләрдә уелып калган вакыйларны искә алды. Укытучылар үзләренең укучылары һәм хезмәттәшләре турында да матур хатирәләр саклый.

Чара ахырында ветеран укытучылар укучыларга тырышып укыгыз, спорт белән шөгыльләнегезһәм хезмәтне яратыгыз дип теләделәр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас