Милли проектлар
19 июль 2023, 04:20

Безнең сөтне Кытайга озаталар

Безнең сөт сыйфатлы да, хәвефсез дә шул.

https://bash.newshttps://bash.news
https://bash.news

Мәләвезнең сөт эшкәртүче предприятиесе Кытайга коры сөт озату күләмен арттырган. Бу хакта Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсеннән хәбәр итәләр.

Әйтүләренчә, безнең продукцияне кытайлылар бик ошаткан. Сыйфатлы да, хәвефсез дә дип мактыйлар икән.

Чираттагы партия – 17,194 тонна коры сөт шушы көннәрдә Ерак Көнчыгышка озатылган. Бу – ел башыннан алып дүртенче партия. Барлыгы исә 13 партия – 65,044 тонна коры сөт озатылган. Предприятиенең продукциясе Кытайга автотранспорт белән җибәрелә.

Әйткәндәй, бу эш ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында оештырыла.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас