Милли проектлар
19 июль 2023, 04:23

25 мең гаилә бу түләүне алган да инде

Сүз күп балалы гаиләләр турында бала.

https://bash.newshttps://bash.news
https://bash.news

Быел Башкортстанда күп балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен 3,5 миллиард сум акча тотынылачак. Аның 590 мең сумы – республика бюджетыннан, дип хәбәр итәләр Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан.

Айлык түләүләр гаиләдә өченче яки аннан соңгы балалар туганда тәгаенләнә. Ул сабыйга өч яшь тулганчы түләнә. Суммасы – балаларга яшәү минимумы күләменә тиң – 12271 сум.

“Түләүләр җан башына уртача кереме хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумының икеләтә күләменнән артмаган гаиләләргә бирелә”, – дип аңлата гаилә министры Ленара Иванова.

Ел башыннан алып 25,7 мең гаилә өченче балага түләүләр алган. Гомум суммасы – 1,5 миллиард сум. Бу ярдәм ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Демография” милли проекты кысаларында бирелә.  

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас