

Көзге сессия башында Башкортстанның Дәүләт Җыелышы депутатлары “Башкортстан Республикасының Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты буенча эшне төгәлләргә исәплиләр.
Закон проекты июнь аенда беренче укуда кабул ителгән иде инде. Закон проектына кертелгән үзгәрешләр атмосфераны пычратучы калдыкларны киметүне һ.б. үз эченә ала. Күрше төбәкләр – Татарстан һәм Чиләбе, Иркутск, Калуга өлкәләрендә, Красноярск краенда мондый тәҗрибәләр уңышлы алып барыла.
Моннан алда Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләре дә “Экология” милли проекты кысаларында эшләп килүче “Чиста һава” федераль проектына кертелгән иде.
Фото: Башинформ.