Милли проектлар
15 июль 2023, 02:05

Алардан өйрәнергә кирәк

Башкортстан Республикасында Vlll пенсионерлар Спартакиадасы узды..

Алардан өйрәнергә кирәкАлардан өйрәнергә кирәк
Алардан өйрәнергә кирәк

7-9 июльдә Нефтекама һәм Краснокама районында Башкортстан Республикасы пенсионерлары Спартакиадасы узды, анда бөтен республикадан 20 команда катнашты. Ярышларга 55 яшьтән 83 яшькә кадәрге 160 катнашучы чыкты.

Пенсионерлар Спартакиадасы Башкортстан Республикасы өчен яхшы традициягә әверелде. Әлеге чара РФ Президенты Владимир путинның май указларына ярашлы кабул ителгән "Демография" милли проектының "Спорт - тормыш нормасы"федераль проекты кысаларында узды. Спортчыларны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз.

"Демография" милли проектының "Спорт - тормыш нормасы" федераль проекты физик культура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүче халык өлешен арттыруга юнәлдерелгән.

Чыганак: Башкортстан Республикасы спорт министрлыгы

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас