

Ул - малчылык та, авыл хуҗалыгы җитештерүе дә һәм агротуризм да. Хуҗалык кәҗә сөте продукцияләрен җитештерә, шулай ук туристик зона буларак, фермасы белән таныштыра. Әлеге хуҗалык Мәләвез районының "Башкортстан" милли паркында урнашкан.
Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Лиана Янбирдина белдерүенчә, башта хуҗалыкта 35 кәҗә булган. Аларның санын арттыру өчен Авыл хуҗалыгы министрлыгының "Эш башлаучы фермер" грант программасында катнашырга карар иткәннәр. 2016 елда 1,5 млн. сум күләмендә грантка ия булганнар. Акчаларга Санкт-Петербург шәһәренең Приневский токымчылык заводыннан 55 савым кәҗәсе сатып алганнар. Бүген аларның санын 100 башка җиткергәннәр.
Экологик ферманың төп максаты- консервантларсыз һәм химиясез, гомумән, бернинди өстәмәләрсез таза һәм табигый продукт җитештерү. Борынгы рецепт буенча җитештерелүче "Дикий нрав" сыры - хуҗалыкның визит карточкасы. Әлеге продуктның кабатланмас тәме гел генә яңабаштан ачыла. 3 айдан 2 елга кадәр сакланган сырлар сатуга чыгарыла.
Чыганак: БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы