Милли проектлар
12 июль 2023, 04:29

Яр буйларын тазартканнар

Иглин авылында  2018 елны Владимир Путин кушуы белән булдырылган "Экология" милли проекты кысаларында «Чиста ярлар» акциясе узды. Яшь волонтер  Аиша Насыйрова инициативасы белән волонтерлар, шулай ук Иглин авыл җирлеге хакимияте хезмәткәрләре һәм барлык битараф булмаган кешеләр Бәләкәч елгасы ярларын җыештыруга чыктылар. Аның озынлыгы нибары 41 км. Ул Иглин авылы территориясе буенча ага һәм әле күптән түгел генә тулы сулы булган. Вакыт узу белән су агымы кимегән, ярларын куаклар баскан.

Берләшкән эковолонтерлар төркеме елганың яр буен чистартып, 36 капчык чүп-чар җыйган. Акциядә катнашучы һәркем тәртип урнаштыру эшенә үз өлешен кертте. "Чиста елга, чиста ярлар – безнең хәстәрләү һәм бүләк, без буыннарга горурлык белән тапшыра алырлык мирас. Ә экологик кагыйдәләрне белү чиста авылда яшәргә ярдәм итәчәк, бу елга зур булмаса да, һәркем өчен  әһәмияткә ия ул",  – дип билгеләп үтте акциядә катнашучылар. 

Чыганак: iglino.bashkortostan.ru

Яр буйларын тазартканнар
Яр буйларын тазартканнар
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас