

Башкортстанда «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында Уфа – Бөре – Яңавыл трассасын ремонтлау дәвам итә, дип хәбәр иттеләр төбәкнең Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында. Юл эшләре республиканың Благовещен, Бөре һәм Борай районнарында алып барыла. 2023 елда барлыгы 22 километр озынлыктагы тугыз участокны ремонтлау планлаштырыла.
"Бүгенге көндә юлчылар иске юл капламасын фрезерлауны башкаралар. Тигезләүче катлам һәм япма төзү, шулай ук юл кырыен ныгыту һәм юлның горизонталь билгеләрен салу каралган, — дип сөйләделәр Транспорт министрлыгында. – Быел “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары“ илкүләм проекты буенча төбәк юл челтәренең 74 километрын ремонтлау планлаштырыла».
Чыганак: bashinform.ru