Милли проектлар
11 июль 2023, 06:38

Уфага экскурсиягә килделәр

   Борай районының бер төркем өлкән яшьтәге кешеләре Уфада бер көнлек экскурсиядә булып кайтты.

Уфага экскурсиягә килделәрУфага экскурсиягә килделәр
Уфага экскурсиягә килделәр

Борай районының бер төркем өлкән яшьтәге кешеләре Уфада бер көнлек экскурсиядә булып кайтты.

   Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Демография” милли проекты кысаларында тормышка ашырылучы “Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм” проекты республикабызда актив эшли. Борайлыларның “Уфа – минем шәһәрем” дип аталган экскурсиясе дә әнә шулар исәбендә.

   49 кешедән торган төркем Уфаның Агыйдел яры буенда булды, теплоходта йөзде, башкала лимонариенда булып андагы хуш исләрне сулап, гүзәллекне күреп хозурланды, шулай ук автобуста шәһәр буйлап экскурсиядә булды.

   Өлкәннәр бу сәяхәтне оштыручы һәркемгә зур рәхмәт белдерде.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас