

Биредә быел актив ял итү өчен яктыртылган сукмаклар төзиячәкләр.
Башкортстанның төньяк район үзәгендә 7,3 мең чамасы кеше гомер итә. Биредә халыкка уңайлыклар тудыру өчен соңгы елларда күп эшләр башкарыла. Мәсәлән, “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасына ярашлы, биредә җәяүлеләр һәм велосипедта йөрүчеләр өчен яктыртылган сукмаклар төзү максатына 9,8 миллион сум акча бүленгән.
Бүгенге көндә шактый эшләр башкарылган да инде. Әгеге вакытта сукмак буйлап бордюрлар куела.
-Бу сукмак буйлап бук күпләр эшкә, укуга йөриячәк, балаларын мәктәпкә яки балалар бакчасына озатачак. Биредә уңайлы һәм хәвефсез булачак,- диләр район хакимиятендә.
Фото: bashinform.ru