Милли проектлар
10 июль 2023, 04:56

Китапханәчеләр өчен уку оештырылды

Башкортстанда китапханә хезмәткәрләренең иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудырылган.

Китапханәчеләр өчен уку оештырылдыКитапханәчеләр өчен уку оештырылды
Китапханәчеләр өчен уку оештырылды

 

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру максатыннан, Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан китапханә хезмәткәрләре арасыннан иҗади һәм идарәче кадрларның квалификациясен күтәрү оештырылды.

 

Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә мәдәният өлкәсендә өзлексез белем бирү һәм иҗади һәм идарәче кадрларның квалификациясен арттыру үзәкләре базасында укытуны оештыруны координацияли.

 

2023 елның икенче кварталында Салават шәһәренең үзәк китапханә системасының 6 хезмәткәре «Иҗади кешеләр» проекты кысаларында Санкт-Петербург дәүләт мәдәният институтында «Муниципаль китапханә һәм виртуаль мохиттә кулланучылар: үзара хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре» программасы буенча укыту узды. Уку һәм контроль тест нәтиҗәләре буенча китапханәчеләр квалификация күтәрү турында таныклыклар алдылар.

 

"Китапханә белгечләре квалификация күтәрү курсларын дистанцион рәвештә узу һәм эштән аерылмыйча өстәмә белем алу мөмкинлеген югары бәяләделәр. Ә тәҗрибәле практик укытучылар белән аралашу төбәктә китапханә тармагы үсешенә өстәмә этәргеч бирә", - дип билгеләп үтте Салават шәһәренең үзәк китапханә системасы директоры Юлия Абүбәкирова.

Чыганак: Башкортстан Республикасы Салават шәһәре шәһәр округы хакимияте.

 

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас