

Россия Федерациясе Герое М.Серафимов исемендәге "Патриот" хәрби-патриотик паркы территориясендә республика волонтерлар лагере узды. Әлеге чара "Мәгариф" милли проектының "Социаль активлык" төбәк проектын гамәлгә ашыру максатында үтте. Ә милли проектлар РФ президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елда старт алган иде.
Анда Тәтешле районы яшьләре катнашты. Оештыручылар актив волонтерлар арасыннан ике катнашучыны сайлап алды. Алар - Арлиан Габделхаков һәм Регина Бәдертдинова. Балалар "Мәдәният амбассадорлары" һәм "Экологик киләчәк" сменалары эшендә актив катнашты.
3 көн дәвамында лагерьда катнашучылар-актив волонтерлар волонтерлык чараларын оештыруда үз осталыкларын күрсәтте, «Геройлар ярышы» спорт бәйгесендә катнаштылар.