

Яңа уку елында Караидел районы Абыз мәктәбе базасында «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле белем бирү үзәге ачылачак һәм санлы белем бирү мохите (ЦОС) булдырылачак. Әлеге гамәл "Мәгариф" милли проектын гамәлгә ашыру ярдәмендә мөмкин булачак. Ә РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган милли проектлар 2019 елда старт алды.
Мәктәпкә яңа заманча җиһазлар кайтарылган инде. Мәгариф үзәгенә физика, химия һәм биология буенча санлы лабораторияләр, робототехника, механика, мехатроника нигезләрен өйрәнү өчен приборлар, ноутбуклар, телевизорлар һәм санлы панель, шулай ук физиология буенча санлы лаборатория китерелә. Техника мәктәптә төп һәм өстәмә белем алу өчен яңа мөмкинлекләр ачарга мөмкинлек бирәчәк.