

Караидел районында үткән “Эшкуарлык сәгатьләре”ндә сүз урман сәнәгатен үстерү һәм ял итү өчен яңа локацияләр булдыру хакында барды.
Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм күрсәтү” милли проекты кысаларында районда шактый эшләр башкарыла. Мәсәлән, районда инвесторлык эшчәнлеген алып баручы инвесторлар һәм бизнесменнар белән очрашулар үтә.
Туристлар өчен ял урыннары ел саен арта бара. «BoraBora» дип аталган яңа глэмпинг-урын Уразбахты авылы янындагы елга буенча барлыкка килде. Өч понарамалы йорт 10 кунакны кабул итәргә әзер. Биредә беседка, мунча, чан, велосипедлар,Sup-такталар һәм катер бар. Проект хуҗасы Андрей Комин базаны киләчәктә тагын да киңәйтергә ниятли.