

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыру өчен яңа спорт мәйданчыгы Мәләвез шәһәрендә барлыкка килде. Җиһазларны сатып алу «Демография» милли проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Бу проект РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елда старт алды.
Ул “Дан” мәдәният һәм ял паркында урнашкан һәм балалар һәм өлкәннәрнең яраткан урыны булырга өлгергән. Теләге булган һәркем елның теләсә кайсы вакытында мәйданчыкта күнегүләр ясый һәм спорт нәтиҗәләрен яхшырта алачак. 100 кв. м. артык мәйданда тренажерлар урнаштырылган. Шулай ук территориядә ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар өчен ГТО нормативлары турында мәгълүмат стенды бар.