Милли проектлар
3 июль 2023, 06:25

Сәламәтлек - мөһим

Ишембай дәваханәсе  яңа электрокардиографлар алган.

национальныепроекты.рфнациональныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

Ишембай үзәк район дәваханәсе фельдшер-акушерлык пунктлары өчен пациентларны мониторинглауның 14 электрокардиографик модульле системасын алган. Бу «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Бу проект РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елда старт алды.

Электрокардиографның төп максаты — йөрәк-кан тамырлары системасының, иң элек йөрәкнең үзен контрольдә тоту. Даими тикшерү йөрәк һәм эре кан тамырлары патологияләрен иртә ачыклауга ярдәм итә.

"Яңа электрокардиографлар бик уңайлы сумкаларда. ЭКГ-модульләрне куллану диагностика өчен вакытны экономияләргә һәм хаталарны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Алар ярдәмендә, кирәк булганда, кардиограмманы район дәваханәсенә дәвалау тактикасын билгеләү өчен профильле белгечкә җибәрергә мөмкин», — дип сөйләде дәваханәнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Ринат Гайнетдинов.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас