

Чишмә районындагы бу авыл мәктәбендә спорт залы яңартылды.
РФ Президенты В.В.Путинның май указлары нигезендә кабул ителгән "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында Чишмә районының Кара-Якуп мәктәбендә спорт залы өр-яңадан төзекләндерелде.
Эшләр май аенда, бик тиз арада үтәлеп чыкты. Спорт залының диварлары яңартылды, идәннәре буялды, яңа җылыту корылмалары урнаштырылды, янгынга каршы ишекләр куелды.
Яңа уку елында биредә, инде күпкә уңайлы шартларда 90 бала физкультура һәм спорт белән шөгыльләнәчәк.
Мәктәптә «Вымпел» спорт клубы төзелгән. Укучылар һәм укытучылар ГТО нормаларын тапшыруда актив катнаша.
"Безнең балалар спорт белән хәзер аеруча яратып шөгыльләнер дип уйлыйбыз. Бездә төп спорт юнәлеше – өстәл теннисы. Ә спорт залы аларга иң тәү очракта кирәк," –ди директор Альбина Мухкулова.