Милли проектлар
30 июнь 2023, 04:54

Ял зонасын төзекләндерәләр

 «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты ярдәмендә Башкортстан Республикасының Түбән Кыйгы авылында яңа ял зонасы барлыкка киләчәк. Бу хакта Кыйгы муниципаль районы хакимиятендә хәбәр иттеләр. Дизайн-проект республика символларының берсе — курай чәчәге формасында – уңайлы җәяүлеләр юллары булдыруны күздә тота, үз эченә яктырту, урам тренажерлары һәм балалар уен комплексы урнаштыруны ала. Бүгенге көндә җир эшләре тәмамланган, бордюрлар урнаштырылган, балалар, спорт һәм воркаут-мәйданчыклары өчен нигезләр әзерләнгән, тышкы яктырту өчен кабель салынган. 

Чыганак: bash.news

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас