

Башкортстан сәнәгатен үстерү Фонды ярдәме белән «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм мәшгульлеккә ярдәм итү» программасы буенча 100нче займны Уфаның «Косметика фабрикасы» предприятиесе алды. Бу хакта республика сәнәгать министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Ташламалы займ еллык 1 процент белән 50 млн. сум тәшкил итә. Бу акчаларны предприятие яңа җиһазлар сатып алуга юнәлтергә планлаштыра. Бу компаниягә ел саен сатып алучыларга 680 мең литр шампунь, душ өчен гель һәм башка кер юу чаралары тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк. Исегезгә төшерәбез, ил Президенты Владимир Путин имзалаган указ нигезендә, «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм мәшгульлеккә ярдәм итү» милли проекты кысаларында, макроикътисади тотрыклылыкны саклап, илнең тулаем эчке продуктының үсеш темпларын дөньякүләм уртачадан югарырак тәэмин итү бурычы куела.
Чыганак: bash.news.ru