Милли проектлар
29 июнь 2023, 10:30

Мәчетледә эшләр гөрләп бара

Районда “Уңайлы шәһәр мөхитен формалаштыру” федераль проектына ярашлы өч җәмәгать территориясен төзекләндерү эшләре алып барыла. Бу объектларның барсы да тавыш бирүләрдә җиңгән булган.

Мәчетледә эшләр гөрләп бараМәчетледә эшләр гөрләп бара
Мәчетледә эшләр гөрләп бара

   Районда “Уңайлы шәһәр мөхитен формалаштыру” федераль проектына ярашлы өч җәмәгать территориясен төзекләндерү эшләре алып барыла. Бу объектларның барсы да тавыш бирүләрдә җиңгән булган.

   Беренче проект – Ленин урамындагы үзәк мәйданны төзекләндерү. Контракт хакы 7,28 миллион сумга барып баса. Икенчесе – Южный микрорайонында ял паркын төзекләндерү. Бу максатка 968 мең сум акча бүленгән.

   Өченче проект – Яңа Мөслим авылында ял паркы. Аны  төзекләндерүгә 1,17 миллион сум акча бүленәчәк. Барлык эшләр дә август ахырына тәмамланырга тиеш.

 Фото:МинЖКХ РБ

                                   

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас