

Башкортстанда мәктәпләрдә яңа урыннар булдыру өчен әнә шул күләмдә акчалар бүленәчәк. Бу хакта РФ Хөкүмәте карарында язылган.
Документка ярашлы, мондый контрактларның кыйммәтләнеп китергә мөмкинлен исәпкә алып, 2022 елдан 2024 елга кадәр республика өчен 117,87 миллион сум резервка салынган.
“Мәгариф” милли проекты кысаларында 2023-2024 елларда яңа мәктәпләр төзү өчен Башкортстан федераль казнадан 5,49 миллиард сум акча алачак. Шуларның 0,5 миллиардын – агымдагы һәм 4,97 миллиард сумын – киләсе елда.
Фото: Башинформ.