Милли проектлар
28 июнь 2023, 06:05

Табигать кочагында - күңелле

Тәтешле районында Балалар сабантуе оештырылды.

Табигать кочагында - күңеллеТабигать кочагында - күңелле
Табигать кочагында - күңелле

«Мәдәният» милли проектының «Санлы мәдәният» төбәк проекты ярдәмендә Тәтешле районы Бүл-Кайпан авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Балалар Сабантуе» конкурсыннан туры трансляция алып барды.

Безнең республиканың бай мәдәнияте үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм укыту өчен зур мөмкинлекләр бирә. Төрле традицияләр, бәйрәмнәр, уеннар бар бит. Сабантуй - республикада әһәмиятле һәм зур бәйрәмнәрнең берсе. Бүл-Кайпан авылы Сабантуй мәйданында да «Балалар Сабантуе» дигән күңелле чара узды.

Бүл-Кайпан авыл советы башлыгы Флүр Зиннәтуллин авыл халкына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте һәм күңелле вакыт үткәрүләрен теләде. Бәйрәмне алып баручы-күп функцияле мәдәният комплексының сәнгать җитәкчесе Зәбидә Гандалиф кызы балалар белән төрле кызыклы уеннар һәм конкурслар үткәрде. Чараны мультфильмнар һәм әкиятләрдән костюмлы геройлар үткәрергә ярдәм итте. Балалар рәхәтләнеп конкурсларда катнаштылар, иркенләп күңел ачтылар, истәлекле бүләкләр алдылар.

Әлеге чара "Мәдәният" проекты рамкаларында гамәлгә ашырылды. Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән милли проектлар 2019 елда старт алган иде.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас