Милли проектлар
26 июнь 2023, 08:40

Юллар чыдамлыкка тикшерү үтә

Бу арада 42 меңнән артык җитешсезлек ачыкланган, шуның 34 меңнән артыгы төзәтелгән ( 81%).  

Юллар чыдамлыкка тикшерү үтәЮллар чыдамлыкка тикшерү үтә
Юллар чыдамлыкка тикшерү үтә

Бу арада 42 меңнән артык җитешсезлек ачыкланган, шуның 34 меңнән артыгы төзәтелгән ( 81%).

 

Әлеге вакытта Сибай, Архангель, Авыргазы, Белокатай, Бишбүләк, Бүздәк, Борай, Дәүләкән, Иглин, Куергазы, Мәләвез, Мәчетле, Федоровка, Чакмагыш, Шаран районнарында төзелгән юлларны тикшреү эшләре бара.  Башкарылган эшләр 56% - 90% процент тәшкил итә.

Башкортстан  ЦУРда узган киңәшмәдә бу хакта БР Транспорт һәм юл төзелеше хуҗалыгы министры Александр Клебанов хәбәр итте.

Бу арада 42 меңнән артык җитешсезлек ачыкланган, шуның 34 меңнән артыгы төзәтелгән ( 81%).

 

Башкортстан Башлыгы  Радий Хәбиров Сибай — Акъяр юлындагы төзекләндерү эшләре белән кызыксынды. Министр эш башлануын, юл төзелеше өчен мөһим булган асфальт заводының эшли башлавын да хәбәр итте.

 Радий Хәбиров “тавышлы” юллар мәсҗәләсе чишелешен дә искә төшерде һәм киләсе оператив киңәшмәгә  2024 елга билегләнгән объктлар исемлеген әзерләргә кушты.

 Радий Фәрит улы халык соравы буенча юл төзекләндерү өчен аерым проект булдырды, ул елына  4 млрд сум тәшкил итә.  «Күбрәк кирәк булса –  өстәрбез», — диде Радий Хәбиров.

Русия президенты В.Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Имин һәм хәвефсез автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында эшләнгән эшләр тормышыбызны яхшыртырга,  уңайлы һәм хәвефсез хәрәкәт итү шартларын тудырырга ярдәми итәр дип ышанасы килә.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас