Милли проектлар
26 июнь 2023, 09:20

Сәламәт буын үссен өчен

Дуслык кадерен белсеннәр өчен...

Сәламәт буын үссен өченСәламәт буын үссен өчен
Сәламәт буын үссен өчен

Дуслык кадерен белсеннәр өчен...

 

Уфага «Россия-Беларусь»  Халыкара укучы балалар спорты фестивалендә катнашучылар җыелды. Чара Русия белән Белоруссия арасында узучы

Х Форум кысаларында уза.

Белоруссия делегациясе җитәкчесе Владимир Антончик белдерүенчә, ул үзе дә, егетләр-кызлар бездә беренчегә.

Командалар милли аш-сулардан авыз итте, чәк-чәк, кымыз, җылы каршы алулар  аларга бик ошады.

 «Башкортстан – Уралның җаны һәм Евразиянең йөрәге, без кунакчыл ватаныбызда дусларны чын күңелдән каршы алабыз! Бу фестиваль безнең илләрнең спорт тормышында зур вакыйга булырына ышанам. Алда зур ярышлар, яңа исемнәр, чемпионнар һәм, әлбәттә, җуелмас тәэссоратлар! Барлык спортчыларга да уңышлар телим», - дип сәламләде фестивальдә катнашучыларны Башкортстан Республикасының спорт министры Руслан Хәбибов.

Очрашу ахырында Башкортстан  һәм Беларусь республикасы җыелма командалары  дусларча футбол матчында – дуслык һәм бердәмлек матчында очрашты!

Белешмә:

Халыкара укучы балалар спорты Халыкара фестивале «Россия-Беларусь» Башкортстан Республикасы башкаласында 25 - 29 июнь көннәрендә уза.

Укучылар 7 спорт төрендә – футбол, баскетбол 3х3, волейбол, шахмат, өстәл теннисы, бадминтон, йөзү буенча медальләр өчен ярышачак.

Ярышлар бер үк вакытта Башкортстанның 3 универсаль  спорт мәйданчыгында бара – «Динамо» спорт-демонстрацияләү комплексы(Уфа шәһәре, Карл Маркс исемендәге урам, 2), 32 санлы спорт мәктәбе (Уфа,  Баязит Бикбай исемендәге урам, 13), Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге Үзәге ( Уфа, Халыклар дуслыгы урамы, 47).

Фестиваль бүген «Ватан» этнопаркында ачыла.  Мондый чаралар илебездә “Сәламәтлек” гомумдәүләт проектының яшьләрне спортка җәлеп итү эшен ныгыта, үзара дуслык җепләрен ныгыту өчен зур мөмкинлекләр бирә.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас