Милли проектлар
26 июнь 2023, 06:45

Башкортстанны танып -белергә ярдәм итәләр

Быел 15 меңнән  артык  Башкортстан балалары бушлай сәяхәт кыла алачак.

Башкортстанны танып -белергә ярдәм итәләрБашкортстанны танып -белергә ярдәм итәләр
Башкортстанны танып -белергә ярдәм итәләр

Быел 15 меңнән  артык  Башкортстан балалары бушлай сәяхәт кыла алачак.

 

Бу уңайлыклар «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе»  гомумдәүләт проектының бер юнәлеше һәм ул “Мәктәп туризмы” дип атала.

Башкортстанның премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә “Мәктәп туризмы” проекты кысаларында 5-9 сыйныфларда укыган 15 меңнән артык баланың шундый сәяхәткә юлланачагы турында сөйләде. Бу пилот  проектка 111 төбәк керә, башкортстан шуларның берсе. Быел инде анда Русиянең 29 төбәге катнаша.

Проектның бурычы, тәү очракта, патриотик тәрбия бирү. Безнең яшь дуслар туган якны  интернет һәм телевидение аша гына белергә тиеш түгелләр. Балаларны үз мәдәниятебез белән якыннан таныштырырга кирәк, - диде А.Назаров. – Сәяхәтләр 24 сәгатьтән дә ким булмаска тиеш. Балалар 3* һәм аннан да яхшырак кунакханәләрдә яшиләр. Турга ашату, ким дигәндә ике экскурсия, патриотик  яки туган якны өйрәнү, мәдәни юнәлештәге мастер-класслар керә. Сәяхәтнең хакы 7 мең сум һәм аны хөкүмәт каплата”.

2023 елда бу максатларга федераль  бюджеттан 188,7 млн сум акча бүленгән һәм өстәмә 75,5 млн сум бирелә. Бу  37,7 мең балага Башкортстанны, аның тарихын, мәдәниятен, табигатен якыннанрак танып белергә ярдәм итәр.

Бу программага кушылу турында әти-әниләр, сыйныф җитәкчеләре бергә сөйләшеп килешә. Район мәгариф бүлегенә гариза тапшырыла, шунда маршрут сайлана.

 “Мәктәп туризмы”н оештыруда 21 туристик оешма катнаша, диде А.Назаров.

Фото: sportishka.com

 

 

Башкортстанны танып -белергә ярдәм итәләр
Башкортстанны танып -белергә ярдәм итәләр
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас