

Биредә инде 400 кеше медицина ярдәме алырга өлгергән.
2023 ел башында Мишкә районының Яндыган авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылган иде.
Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында ачылган бу ФАП 400 кешегә медицина ярдәме күрсәтергә өлгергән. Күпләр үзләре килгән, калганнарны фельдшер өйләренә барып дәвалаган.
Биредә кирәкле заманча корылмалар-җиһазлар бар, шуңа диспансеризация үтүчеләр саны йөздән арткан. Урындагы халык ФАП эшеннән бик канәгать, чөнки алар хәзер заманча дәвалау учреждениесендә диагностика үтә һәм дәвалану ала. Биредә үк 30 кеше коронавируска каршы вакцина эшләткән.
Фото: пресс-службы минздрава Башкирии.