Милли проектлар
23 июнь 2023, 06:23

Туймазыда яңа парк төзелә

   Соңгы елларда республикада “Башкортстан ихаталары” дип аталган төбәк программасы киң колач ала бара.

Туймазыда яңа парк төзеләТуймазыда яңа парк төзелә
Туймазыда яңа парк төзелә

Соңгы елларда республикада “Башкортстан ихаталары” дип аталган төбәк программасы киң колач ала бара.

   Быел Туймазының җиде йортын үз эченә алган гомум территория дә шул программага кертелгән булган . Бу ихата үзәктән ерак урнашкан һәм әлегә кадәр үсешкән инфраструктурасы белән мактана алмаган. Менә хәзер инде ул уңай якка үзгәрешләр кичерә башлаячак.

   -Без мәйданнарны төзекләндерә башлау белән үк анда балалар җыелып килә башлый. Шулай итеп, хәтта поселокта балалар саны артып киткәндәй тоела,- диләр шәһәр хакимиятендә.- Мәсәлән, спорт мәйданында капкалар куюга ук, футбол сөючеләр җыелды. Бу мәйдандагы футбол кыры иң зурларның берсе – 450 квадрат тәшкил итә. Озакламый биредә үк кызлар һәм егетләр баскетбол уйный башлаячаклар.

Фото: МИнЖКХ БР.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас