

Күгәрчен районында балалар һәм өлкәннәр өчен менә дигән ял урыны ачылган.
Моракның Северный микрорайонында элек көнкүреш товарлары сатылган, соңгы 5 елда ташландык хәлдә булган бер урында өр-яңа парк төзелгән һәм ул инде урындагы халыкның яраткан ял урынына әверелгән.
Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Торак һәм шәһәр мөхите” милли проекты кысаларында ачылган бу ял урынын сафка кертү өчен 9,4 миллион сум акча бүленгән булган.
Эшләр кызу барган. Подрядчы оешма төзекләндерү эшенә апрель аенда тотынга булган, ә ике айдан яңа парк инде ял итәргә килүчеләрне кабул иткән.
Фото: Башинформ.