Милли проектлар
23 июнь 2023, 06:51

Агротуризмга юл ачык!

Бүгенге ыгы-зыгыларга бай бормышта адәм баласы тынгылык эзли...

Агротуризмга юл ачык!Агротуризмга юл ачык!
Агротуризмга юл ачык!

Бүгенге ыгы-зыгыларга бай бормышта адәм баласы тынгылык эзли...

   Бер-ике көнгә генә булса да шәһәр шау-шуыннан котылып торасы, тыныч табигать кочагында рәхәтләнеп җәяү йөрисе, ялан-кырларда велосипедта җилдерәсе, үз куллары белән как һәм кайнатмалар эшлисе, миче булган авыл өендә яки буа буендагы глэмпингта яшәп карыйсы килә аның.

   Ә бит бу хыялларны чынга ашыру мөмкин хәл, дип фикерли Авыргазы районында яшәүче бер эшкуар. Аның этно-агротуризмны тормышка ашыру тәкъдимен Авыргазы хакимияте башлыгы Арслан Шәгаретдинов та хуплаган. Хәзер алда униципаль программа кысаларында ярдәм күрсәтү һәм күчемсез милек объектларын рәсмиләштерү эшләре көтә.

   Бүгенге көндә инде кунак йортлары, визит-үзәк һәм палаткалы кемпинг өчен урыннар сайлап алынган.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас