

Әлшәй районы Слак авылы эшкуарлары грант конкурсында җиңеп, борынгы технология буенча милли эчемлек җитештерүне арттырдылар. Монда кымызны унбиш елдан артык ясыйлар. Бу вакыт эчендә аның үзгәрешсез сыйфаты кымызчылар арасында төрле республика конкурсларында җиңүләр белән раслана.
Фермер Әлфия Ганиева билгеләп үткәнчә, аларның кымызларына һәрвакыт ихтыяҗ булган. Еш кына сату өчен продукт җитми калган. Шуңа күрә җитештерү күләмен ничек арттырырга икәнлеге турында уйланырга туры килгән.
2021 елда «Агростартап» грант программасында катнашырга карар итәләр. Һәм конкурста җиңеп, 2,7 миллион сум күләмендә грант алгач, Ганиевлар беренче эш итеп 10 башкорт токымлы ат сатып ала. Аннары трактор, йөк төягеч, ковш һәм пресс-җыйгыч алалар.
Бүгенге көндә Ганиевларның алдынгы хуҗалыгында йөздән артык башкорт токымлы ат исәпләнә, шуларның 26сы савым атлары, алар көн саен 220 литр сөт бирә. 70 гектар җирдә фермерлар күпьеллык үләннәр һәм солы үстерәләр. Хуҗалыкта шулай ук кымыз ясау буенча белгечләр, савымчы һәм көтүче эшли.
«Агростартап» гранты «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» төбәк проекты буенча «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» милли проекты кысаларында бүленә. Әлеге проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елда старт алды.