Милли проектлар
22 июнь 2023, 07:35

Дүртөйлеләр сынатмас

Яшь туристлар республикада беренче өчлеккә керде.

Дүртөйлеләр сынатмасДүртөйлеләр сынатмас
Дүртөйлеләр сынатмас

Дүртөйле районы балалар һәм яшүсмерләр иҗатын үстерү үзәгенең "Мин - турист" берләшмәсе укучылары Белорет районында узган "Иминлек мәктәбе" республика ярышларында катнашкан.

"Мин - турист" берләшмәсендә балалар "Мәгариф" милли проектының "Һәр баланың уңышы" федераль проекты кысаларында шөгыльләнәләр. Киеренке көрәштә Дүртөйле командасы  өченче урынны алган. Укучыларны балалар һәм яшүсмерләр иҗатын үстерү үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары әзерләгән.

Әлеге чара "Мәгариф" проекты рамкаларында гамәлгә ашырылган. Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән милли проектлар 2019 елда старт алган иде.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас