Милли проектлар
20 июнь 2023, 20:01

Балалар "күбәләк"кә җыелачак

Балалар "күбәләк"кә җыелачакБалалар "күбәләк"кә җыелачак
Балалар "күбәләк"кә җыелачак

Туймазыда "Башкорт ишегаллары" төзелә. Балалар мәйданчыгы күбәләк формасында булачак.

Агымдагы елда «Башкорт ишегаллары» республика төзекләндерү программасы объектлары исемлегенә Туймазы районында җиде йортның территориясе кертелгән. Ул шәһәр үзәненнән ерак урнашкан һәм инфраструктурасы белән аерылып тормый. Ләкин хәзер хәл үзгәрәчәк.

"Без балалар мәйданчыгын төзекләндерә башлагач, шундук балалар җыелды.Бу районда балалы гаиләләр дә күбрәк кебек. Чөнки спорт мәйданчыгында капка да урнаштырырга өлгермәделәр, малайлар инде анда футбол бәрә башладылар. Мәйданчык зур. Анда баскетбол уйнарга да мөмкин булачак: шушы көннәрдә биредә баскетбол боҗралары урнаштырылачак, җиргә резина япма җәеләчәк» — дип сөйләде Туймазы шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Рафис Шәңгәрәев.

Ике уен мәйданчыгында да хәвефсез җәймә булачак, аларның берсе камка, икенчесе күбәләк рәвешендә урнаштырылачак. Йортлар янында тротуарлар салынган, асфальт түшәлгән.

Барлык төзекләндерелә торган территориядә 15 электроопор урнаштырылган. Аларның яртысы видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас